«Шәһәр диварларында рәсемнәр: сәнгатьме, әллә вандализммы»: телдән журнал (12+)

5 гыйнварда эстетик сәнгать тәрбияләү буенча «Илһам артыннан…» программасы кысаларында, 6 нчы санлы китапханәдә «Шәһәр диварларында рәсемнәр: сәнгатьме, әллә вандализммы» дигән телдән журнал үтте. 

Балалар хәзерге заманның гаҗәеп  бер күренеше – шәһәр диварларына рәсемнәр төшерү урам сәнгате тарихы белән танышты, аның төрләрен һәм язу техникасын өйрәнде. Укучылар Санкт-Петербург урам сәнгате музеена мавыктыргыч виртуаль экскурсия кылды.  Төрле илләрнең Александр Фарто, Кристиан Геми, Жан-Мишель Баския кебек танылган рәссамнары телдән журналның икенче бите темасы булды. Әлеге сәнгать төре вәкилләре урам шедеврларын үзләрен күрсәтү өчен генә түгел, ә җәмәгатьчелек игътибарын көндәлек мәсьәләләргә җәлеп итү максатында булдыра. Аеруча кызыклы һәм әһәмиятле эшләрнең фотоларын күрсәтү һәм биографик видеоязмалар чараны тагын да тулыландырды. 

Чара урам сәнгатенең төп төшенчәләренә кагылышлы сораулардан торган кызыклы викторина белән тәмамланды.

 

Поделиться: